«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2007 елның 26 июнендәге 130 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында»2020 елның 2020 елның 11 ноябрендәге 17 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карары

 

 

 

Решение Совета Заинского района

от 11.11.2020                        №17

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2007 елның 26 июнендәге 130 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Дәүләти һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законга, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында" 2007 елның 26 июнендәге 130 номерлы карары (Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советының 2017 елның 12 октябрендәге 236, 01.04.2019 елның 01 апрелендәге 373 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1.1 пунктта җиденче, сигезенче, тугызынчы абзацларны үз көчен югалткан дип танырга.

1.2. 1.4 пунктта:

1) дүртенче абзацта «(алга таба - офшор компанияләре)» сүзләрен төшереп калдырырга, «, һәм алар Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә үзләренең файдалы сатып алучылары, бенефициар хуҗалары һәм контрольдә тотучы затлар турында мәгълүматны ачмыйлар һәм бирмиләр» сүзләрен өстәргә;

2) бишенче абзацны үз көчен югалткан дип танырга;

3) алтынчы абзацны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Контрольлек итүче зат" төшенчәсе "Ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү өчен стратегик әһәмияткә ия хуҗалык җәмгыятьләренә чит ил инвестицияләрен гамәлгә ашыру тәртибе турында" 2008 елның 29 апрелендәге 57-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясында кулланылган мәгънәдә кулланыла. «Файдалы сатып алучы» һәм «бенефициар хуҗа» төшенчәләре «Җинаять юлы белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (юуга) һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турында» 2001 елның 7 августындагы 115-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясында күрсәтелгән мәгънәдә кулланылалар.

1.3. 5.1 пунктта “, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Дәүләт яисә муниципаль мөлкәтне сату буенча конкурс уздыру турында нигезләмәне раслау турында" 2002 елның 12 августындагы 584 номерлы карары белән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аукционда дәүләт яисә муниципаль мөлкәтне сатуны оештыру турында нигезләмәне һәм махсуслаштырылган аукционда ачык акционер җәмгыятьләренең дәүләт яисә муниципаль милектә булган акцияләрен сатуны оештыру турында нигезләмәне раслау хакында» 2002 елның 12 августындагы 585 номерлы карары белән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт яисә муниципаль мөлкәтне гавами тәкъдимнәр ярдәмендә һәм бәя игълан итмичә генә сатуны оештыру турында нигезләмәләрне раслау турында» 2002 елның 22 июлендәге 549 номерлы карары белән” сүзләрен төшереп калдырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының: www.zainsk.tatar.ru рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында( http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                      Р.Г. Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 38.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International