«Физик затлар мөлкәтенә салым турында» 2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында"2020 елның 27 августыннан 191 номерлы Татарстан Республикасы Зәй шәһәре Советы карары

Решение № 191 от 27.08.2020

 

 

 

 «Физик затлар мөлкәтенә салым турында»

2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы

Зәй муниципаль районының

Зәй шәһәре Советы карарына

үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Россия Федерациясе Салым кодексының 32 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» 2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына (2015 елның 30 сентябрендәге 10 номерлы, 2018 елның 15 ноябрендәге 128 номерлы карарлар редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 2 пунктның 1 пунктчасының өченче абзацында «бирелгән» сүзен һәм «дача» сүзен төшереп калдырырга.

2. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                   Р.Г. Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 50.5 Кб

Дата публикации: 03.09.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International