«2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында» 2019 елның 03 декабрендәге 167 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында» 2019 елның 03 декабрендәге 167 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарына (2020 елның 11 мартындагы 175, 2020 елның 30 апрелендәге 179 номерлы карарлар нигезендә кертелгән өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 1 статьяның 1 пунктында:
а) 1 өлештә «137073,8» санын «139396,1» санына алмаштырырга;
б) 2 өлештә «142120,2» санын «146442,5» санына алмаштырырга;
в) 3 өлештә «5046,4» санын «7046,4» санына алмаштырырга.
1.2. «2020 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.3. «2020 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2020 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 5 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2020 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 6 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
.
2. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов