Решение Совета города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан
18.06.2020 №185
«Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советына
депутатлар сайлауларны билгеләү турында»
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 23 статьясы, 2007 елның 7 маендагы 21-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 105 статьясының 1нче өлеше, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставының 12 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советына депутатлар сайлауларны 2020 елның 13 сентябренә билгеләргә.
2. Әлеге карарны «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» газеталарында бастырып чыгарырга һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында (zainsk.tatarstan.ru.) урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Совет рәисе Р. Г. Кәримов