«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында» нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында”2020 елның 3 июньдәге 182 номерлы Татарстан Республикасы Зәй шәһәре Советы карары

Решение Совета города Заинска

от 03.06.2020                                                   № 182

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында» нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында”

 

 

 «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 27 декабрендәге 118-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1.«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында» нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 42 статьяның 4 өлешендә «2019 елның 1 гыйнвары» сүзләрен «2022 елның 1 гыйнвары» сүзләренә алмаштырырга.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми  сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                          Р.Г. Кәримов

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 15.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International