«2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында» 2019 елның 3 декабрендәге 167 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «2020 елга һәм 2021 - 2022 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында» 2019 елның 3 декабрендәге 167 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәр Советы карарына (2020 елның 11 мартындагы 175 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 1 статьяның 1 пунктында:
а) 1 өлештә «136068,4» санын «137073,8» санына алмаштырырга;
6) 2 өлештә «139114,8» санын «142120,2» санына алмаштырырга;
в) 3 өлештә «3046,4» санын «5046,4» санына алмаштырырга.
1.2. «2020 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1нче кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.3. «2020 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2нче кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2020 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 5нче кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2020 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 6нчы кушымтасының 1нче таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4нче кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов