«2019 ел өчен Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше турында» 2020 елның 30 апрелендәге 178 номерлы Татарстан Республикасы Зәй шәһәре Советы карары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2019 ел өчен Зәй муниципаль

районы  Зәй шәһәре бюджеты

үтәлеше турында»

 

 

            Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

 КАРАР ИТТЕ:

 

         1. 2019 елда Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 147934,6 мең сум, чыгымнар буенча 148222,1 мең сум күләмендә, керемнәрне чыгымнардан 287,5 мең сумга арттырып, һәм түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

         бюджетлар керемнәре классификациясе кодлары буенча Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәрен әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

         бюджет чыгымнарының ведомство структурасы буенча Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарын әлеге карарга 2 кушымта нигезендә;

         бюджетлар чыгымнарын классификацияләү бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарын әлеге карарга 3 кушымта нигезендә;

         бюджет кытлыгын финанслау чыганакларын классификацияләү кодлары буенча Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 4 кушымта нигезендә;

         2. 2019 елда Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башкарма комитетының   резерв фонды бюджет ассигнованиеләреннән файдалану турында хисабын әлеге карарга 5 нче кушымта нигезендә игътибарга алырга.  

 

         3. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәр Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

         4. Әлеге карар рәсми төстә басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

         5. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үземдә калдырам.

 

 

Совет Рәисе                                                          Р.Г.Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 30.0 Кб

Приложения:
xls
1
XLS,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International