Зәй шәһәре Советының 11.03.2020 елдагы 177 нче номерлы карары "«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында нигезләмә хакында" 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турында"

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль

  • ының Зәй шәһәрендә муниципаль

хезмәт турында нигезләмә хакында"

2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль

  • шәһәр Советы карарына

үзгәрешләр кертү турында

 

 «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы шәһәр Советы

 

карар бирә:

 

1. "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында нигезләмә хакында" 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Зәй муниципаль районы шәһәр Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 16 статьяның 1 өлешендә:

1) 3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3) коммерция оешмасы яки коммерцияле булмаган оешма белән идарә итүдә катнашу, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппараты белән идарә итүдә,  съездда (конференциядә) яки башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында түләүсез нигездә катнашу;

б) коммерциячел булмаган оешма белән (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы, муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе аппараты белән идарә итүдә,  съездда (конференциядә) яки башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында түләүсез нигездә катнашудан тыш) Россия Федерациясе субъекты законында билгеләнгән тәртиптә яллаучы вәкиле рөхсәте белән  түләүсез нигездә идарә итүдә катнашу;

в) Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре советында, башка муниципаль берәмлекләрнең берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә күрсәтү, яклау;

г) муниципаль берәмлекне гамәлгә куючы булып торучы идарә органнарында һәм ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючының вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә муниципаль милектәге акцияләр белән идарә итү тәртибен (устав капиталындагы өлешләр) билгели торган муниципаль хокукый актлар нигезендә түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;»;

2) түбәндәге эчтәлектәге 3.1 пунктын өстәргә:

«3.1) эшмәкәрлек белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә;»;

1.2. 20 статьяның 3 өлешендәге 4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4) хезмәт кенәгәсен һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы), хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелгән очраклардан тыш;»;

1.3. 33 статьяның 3 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3. Дисциплинар  җәзаны куллану һәм алу тәртибе, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законда каралган очраклардан тыш, хезмәт законнары белән билгеләнә.»;

1.4. 34 статьяның 9 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«9. Әлеге нигезләмәнең 17, 19 һәм 33 статьяларында каралган җәза муниципаль хезмәткәр тарафыннан коррупциячел хокук бозу турында мәгълүмат кергән көннән алып алты айдан да соңга калмыйча, муниципаль хезмәткәрнең вакытлыча эшкә сәләтсезлеге,  чираттагы ялда булу вакытын санамыйча һәм коррупциячел хокук бозу көненнән өч елдан да соңга калмыйча кулланыла. Күрсәтелгән вакытка җинаять эшен әзерләү вакыты кертелми.

2. Зәй муниципаль районы шәһәр Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы”ның рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы шәһәр башлыгы урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.

 

Совет Рәисе                                                             Р.Г. Кәримов

 

docx
Скачать текст
DOCX, 21.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International