«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында» Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2013 елның 29 октябрендәге 129 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131нче (06.10.2003) Федераль закон, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын тикшерү буенча ачык тыңлаулар беркетмәсе һәм ачык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәләр нигезендә, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 33 маддәсенә, Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы
карар бирә:
1. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы «Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында» Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 129нчы (29.10.2013) карарына үзгәрешләр кертергә (1нче кушымта).
2. Әлеге карарны билгеләнгән тәртиптә массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны җир, экология һәм ТКХ мәсьәләләре буенча депутат комиссиясенә (Р.В. Әгъләмов) йөкләргә.
Зәй шәһәре башлыгы Р.Г. Кәримов