Зәй шәһәре Советының 3.12.2019 елдагы 168 нчы номерлы карары "Зәй муниципаль район Советының 2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зәй муниципаль район Советының

2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы

«Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020,

2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты

 турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

        Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль районы шәһәр Советының «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» 2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы карарына (18.02.2019 ел, № 140, 01.04.2019 ел, № 142, 20.05.2019 ел, № 152, 10.07.2019 ел, № 161 үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 статьяның 1 пунктында:

а) 1 өлештә «134116,6» санын «136782,0» санына алмаштырырга;

6) 2 өлештә «152382,4» санын «156047,8»  санына алмаштырырга»;

в) 3 өлештә «18265,8» санын «19265,8» санына алмаштырырга.

1.2. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 нче кушымтаның 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 1 нче кушымтасы нигезендә редакциягә бәян итәргә;

1.3. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразланган күләмнәре» 2 нче кушымтаның 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 2 нче кушымтасы нигезендә редакциягә бәян итәргә;

1.4. "2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 5 нче кушымтаның 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 3 нче кушымтасы нигезендә редакциягә бәян итәргә;

1.5. «2019 елга бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, төркемнәре буенча Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлү » 6 нчы кушымтасының 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 4 нче кушымтасы нигезендә редакциягә бәян итәргә.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 Совет рәисе                                                               Р.Г.Кәримов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International