Зәй шәһәре Советы карары
№ 152 20.05.2019 ел.
«Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның
3 декабрендә кабул ителгән 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында»
Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставы, Зәй муниципаль район Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 3 декабрендә кабул ителгән 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында " хакында» карарына алдагы үзгәрешләрне кертергә (18.02.2019 № 140, 01.04.2019 № 142 үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән)
1.1. 1 статьяның 1 пунктында:
а) 1 өлештә «129512,4» саннарын «129601,1» саннарына алмаштырырга;
6) 2 өлештә «131423,9» саннарын «144796,5» саннарына алмаштырырга;
в) 3 өлештә «1911,5» саннарын «15195,4» саннарына алмаштырырга.
1.2. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 нче кушымтаның 1 нче таблицасында әлеге карарның 1 нче кушымтасы нигезендә үзгәреш кертергә һәм редакциядә бәян итәргә;
1.3. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының фаразланган керемнәре күләме» 2 нче кушымтаның 1 нче таблицасында әлеге карарның 2 нче кушымтасы нигезендә үзгәреш кертергә һәм редакциядә бәян итәргә;
1.3. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы” 5 нче кушымтаның 1 нче таблицасында әлеге карарның 3 нче кушымтасы нигезендә үзгәреш кертергә һәм редакциядә бәян итәргә;
1.4. «2019 елга бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлү» 6 кушымтаның 1 таблицасында әлеге карарның 3 нче кушымтасы нигезендә үзгәреш кертергә һәм редакциядә бәян итәргә.
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов
(әлеге карарга кушымта Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган zainsk.tatarstan.ru)