КАРАР
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
Зәй шәһәре Советы
22.04.2019 нчы ел № 148
“Татарстан Республикасы
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең
җирле үзидарә органнарының законга
һәм муниципаль норматив хокукый
актларына үзгәрешләр кертү
мониторингын үткәрү турында нигезләмә”
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (чыгарылган) норматив хокукый актларга һәм аларның муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү буенча Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль район Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең җирле үзидарә органнарының законнарга һәм муниципаль норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мониторингын үткәрү турындагы нигезләмәне расларга.
2. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең җирле үзидарә органнарына:
2.1. Үз нормаларын иҗат итү эшчәнлегендә әлеге карарның 1 пункты белән расланган Нигезләмәгә таянып эш итәргә;
2.2. Күрсәтелгән Нигезләмәнең үтәлеше өчен җаваплы затларны билгеләргә;
2.3. Җаваплы затлар итеп билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи күрсәтмәләренә тиешле үзгәрешләр кертергә.
3. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлеше контролен үз өстемдә калдырам.
5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән ун көн узгач үз көченә керә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов