Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Шәһәр Советының 2018 елның 27 сентябрендәге 120 номерлы карары Зәй муниципаль районы Шәһәр Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 183 номерлы «Җир салымы турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

Татарстан Республикасы  Зәй муниципаль районы Шәһәр  Советының  2018 елның 27  сентябрендәге 120 номерлы карары

Зәй муниципаль

 районы  Шәһәр Советының

2014 елның 14 ноябрендәге  

183 номерлы «Җир салымы турында»

карарына үзгәрешләр кертү турында

 

    Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге 31 нче бүлек  нигезендә, шулай ук Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставының 32 статьясына таянып, Зәй муниципаль районы Шәһәр Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1.Зәй муниципаль районы Шәһәр Советының 2014 елның 14 ноябрендәге «Җир салымы турында» 183 номерлы карарына (2015 елның 29 апрелендәге 203 номерлы, 2015 елның 30 сентябрендәге 11 номерлы, 2015 елның 17 ноябрендәге 23 номерлы, 2016 елның 14 гыйнварындагы 34 номерлы, 2016 елның 20 октябрендәге 52 номерлы, 2017 елның 9 мартындагы 73 номерлы, 2017 елның 13 апрелендәге 76 номерлы, 2017 елның 12 октябрендәге 85 номерлы Карарлар редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 4 нче бүлекнең  4.3.3; 4.3.4; 4.3.5; 4.3.6  бүлекчәләре үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан хокук  мөнәсәбәтләренә  кагыла.

3. Зәй муниципаль районы Шәһәр Советы оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында" (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтына урнаштырырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй шәһәре Советының җир мәсьәләләре, Экология һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиясенә йөкләргә (Р.В.Әгләмов).

 

Совет Рәисе                                                                                      Р. Г. Кәримов

 

docx
Скачать текст
DOCX, 16.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International