"Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2022 елның 4 мартындагы 87 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә территорияне планлаштыру проекты, Территорияне манлау проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында"
«Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 26 декабрендәге 486-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнар, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2022 елның 4 мартындагы 87 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә территорияне планлаштыру проекты, территорияне манлау проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 2 бүлеккә түбәндәге эчтәлекле 2.7 пункт өстәргә:
«2.7. Территорияне комплекслы үстерү максатларында җирлекнең генераль планына үзгәрешләр кертү таләп ителгән очракта, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе карары буенча җирлекнең генераль планына үзгәрешләр кертүне күздә тотучы проектлар буенча һәм комплекслы үсешкә тиешле территорияне планлаштыру документациясе проекты буенча бер үк вакытта гавами тыңлаулар һәм (яисә) иҗтимагый фикер алышулар уздыру рөхсәт ителә.»;
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда бастырып чыгарырга (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет рәисе Р.Г. Кәримов