"Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы депутатларын сайлауларны билгеләү турында "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2025 елның 18 июнендәге 196 номерлы карары

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы депутатларын сайлауларны билгеләү турында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының

2025 елның 18 июнендәге 196 номерлы  карары

 

 

 

«Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 10 статьясындагы 3, 7 пунктлары, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясындагы 2 өлеше, 105 статьясындагы 1 өлеше, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 12 һәм 32 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы депутатларын сайлауларны 2025 елның 14 сентябренә билгеләргә.

2. Әлеге карарны «Яңа Зәй», «Зәй офыклары» газеталарында һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) кабул ителгән көннән алып биш көннән дә соңга калмыйча бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә дип билгеләргә.

 

 

Совет рәисе                                                                                        Р.Г. Кәримов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 194.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International