“Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлы "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2025 елның 6 маендагы 193 номерлы карары

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының

2025 елның 6 маендагы 193 номерлы  карары

“Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге  104 номерлы  "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында”

 

 

Россия Федерациясенең 1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Бюджет кодексы, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасының 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Кодексы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы белән, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге  104 номерлы  "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмә хакында" карарына (Зәй муниципаль районы Шәһәр Советының 27.08.2020 №192, 27.12.2021 №79, 29.09.2022 №234, 18.11.2022 № 102, 13.06.2024 № 160, 09.12.2024 елның 180 номерлы карарлары белән кертелгән төзәтмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. Күрсәтелгән карар белән расланган Җирле үзидарәнең даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәдә:

         2.2 пунктта "13 990 сум" сүзләрен "15 389 сум" сүзләренә алмаштырырга.;

         2.6 пунктта "41 процент" сүзләрен "58 процент" сүзләренә алмаштырырга.

         1.2. Күрсәтелгән карар белән расланган "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында" Нигезләмәгә 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә (кушымта итеп бирелә).

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләрне кертергә.

4. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда бастырып чыгарырга (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Билгеләргә:

әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә;

әлеге карарның гамәлдә булуы 2025 елның 1 маеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башлыгы урынбасары С. В. Максимовка йөкләргә.

 

 

 Совет рәисе                                                                                      Р.Г. Кәримов

 

                                                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Карарга кушымта

 

 

Акчалата бүләкләү күләмнәре

 

Вазыйфа исемнәре

 

Акчалата бүләкләү күләмнәре

(сумнарда)

5 төркем

Муниципаль берәмлек башлыгы

35 289

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары

31 759

Депутатлар

16 910

Җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзалары

14 373

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 510.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International