Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының
2025 елның 27 мартындагы 189 номерлы карары
“Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында Нигезләмә турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында”
«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Кодексы, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 42 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 12 декабрендәге 89-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, 2024 елның 12 декабрендәге 91-ТРЗ номерлы «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2024 елның 12 декабрендәге 92-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә түбәндәге (Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 28.07.2016 № 50, 15.12.2016 № 63, 02.03.2017 № 71, 08.06.2017 № 81, 12.10.2017 № 87, 22.04.2019 № 145, 14.10.2019 № 165, 11.03.2020 № 177, 03.06.2020 № 182, 11.11.2020 № 12, 03.03.2021 № 27, 27.12.2021 № 76, 27.01.2023 № 119, 10.08.2023 № 127, 30.11.2023 № 148, 18.04.2024 № 158, 13.06.2024 № 164, 2024 елның 18 октябрендәге 175 номерлы карарлары редакциясендә) үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 20 статьяның 3 өлешендәге 5 пунктына «һәм квалификация турында» сүзләрен өстәргә.;
1.2. 29 статьяда:
а) 10 өлешнең 3 пунктын үз көчен югалткан дип танырга;
б) 11 өлештә «1-3 пунктларында» сүзләрен төшереп калдырырга;
1.3. 42 статьяның 4 өлешендә «2025 елның 1 гыйнварыннан» сүзләрен "2028 елның 1 гыйнварыннан" сүзләренә алмаштырырга.
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы» нда бастырып чыгарырга (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башлыгы урынбасары С. В. Максимовка йөкләргә.
Совет рәисе Р.Г. Кәримов