Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2024 елның 09 декабрендәге 183 номерлы"Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарларының үз көчен югалтуын тану турында"

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2024 елның 09 декабрендәге 183  номерлы

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарларының үз көчен югалтуын тану турында

 

«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль вазыйфаны яки контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфаларны яки контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру тәртибе хакында» 2017 елның 19 июлендәге 56-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Үз көчен югалткан дип танырга:

 

а) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2013 елның 28 июнендәге 125 номерлы "Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2012 елның 12 октябрендәге 97 номерлы «Зәй шәһәре»  муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакындагы нигезләмә турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» карары;

б) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2015 елның 30 сентябрендәге  14 номерлы «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 186 номерлы «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан тапшыру турында Нигезләмәне раслау хакында карарына үзгәрешләр кертү турында муниципаль районның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында» карары;

в) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге  186 номерлы «Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук «Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакындагы нигезләмәне раслау турында» карары;

г) Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге  184 номерлы "Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында" Нигезләмәне яңа редакциядә раслау хакында» карары.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, "Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы" нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

 

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

 

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары С. В. Максимовка йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                                   Р.Г. Кәримов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International