Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2024 елның 09 декабрендәге 180 номерлы карары «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлы "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында»

«Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының  2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлы  "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмә хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында»

 

Россия Федерациясенең 1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Бюджет кодексы, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасының 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы кодексы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1.      Зәй муниципаль районы Шәһәр Советының 2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлы  "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районы муниципаль шәһәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында" карарына (Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 27.08.2020 №192, 27.12.2021 №79, 29.09.2022 №234, 18.11.2022 № 102, 13.06.2024 № 160 карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) алдагы үзгәрешләрне кертергә:

           1.1.  Күрсәтелгән карар белән расланган үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турындагы Нигезләмәдә:

         2.2 пунктында "13323 сум" сүзләрен "13990 сум" сүзләренә алмаштырырга.

         1.2. Күрсәтелгән карар белән расланган "Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы җирле үзидарә депутатларының, сайланулы вазыйфаи затларының, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында" Нигезләмәгә 2 нче кушымтаны  яңа редакциядә бәян итәргә (кушымта итеп бирелә).

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләр кертергә.

4. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, "Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы" нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары С. В. Максимовка йөкләргә.

 

 

Совет Рәисе                                                                               Р.Г. Кәримов

 

                                                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Карарга кушымта

 

 

Акчалата бүләкләү күләмнәре

 

 

Вазыйфа исемнәре

Акчалата бүләкләү күләмнәре

(сумнарда)

5 төркем

Муниципаль берәмлек башлыгы

35 289

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары

31 759

Депутатлар

16 910

Җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзалары

14 373

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.41 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International