«2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында»
Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1 статья
1. 2025 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләме 182658,1 мең сум күләмендә;
2) Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 182658,1 мең сум күләмендә;
3) Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты кытлыгы 0 мең сум күләмендә.
2. 2026 елга һәм 2027 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләме 2026 елга 182274,6 мең сум һәм 2027 елга 189019,4 мең сум күләмендә;
2) Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2026 елга 182274,6 мең сум күләмендә, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 4739,1 мең сум күләмендә, һәм 2027 елга 189019,4 мең сум күләмендә, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 9451,0 мең сум күләмендә;
3) Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты кытлыгы 2026 елга 0 мең сум, 2027 елга 0 мең сум күләмендә.
3.2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә расларга.
2 статья
1. 2026 елның 1 гыйнварына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең Эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 мең сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча 0 мең сум күләмендә расларга.
2. 2027 елның 1 гыйнварына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең Эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 мең сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча 0 мең сум күләмендә расларга.
3. 2028 елның 1 гыйнварына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең Эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 мең сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча 0 мең сум күләмендә расларга.
3 статья
Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетында 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә исәпкә алырга.
1. 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә расларга..
2. Бюджет ассигнованиеләрен 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты бюджетлары чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә расларга.
3. 2025 елга гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 0 мең сум, 2026 елга 0 мең сум, 2027 елга 0 мең сум күләмендә расларга.
5 статья
1. Төзелгән килешүләр нигезендә Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетыннан Зәй муниципаль районы бюджетына җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләре күләмен расларга:
- күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга 2025 елга 15984,0 мең сум күләмендә, 2026 елга 15984,0 мең сум күләмендә, 2027 елга 15984,0 мең сум күләмендә;
- Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре халкын мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ял итүне оештыру өчен шартлар тудыруга 2025 елга 80348,4 мең сум күләмендә, 2026 елга 78564,0 мең сум күләмендә 2026 елга 83904,0 мең сум күләмендә.
2. 2025-2027 елларда әлеге статьяда каралган бюджет ассигнованиеләрен Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетыннан Зәй муниципаль районы бюджетына күчерү ай саен тигез өлешләрдә гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.
6 статья
Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетында җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Зәй муниципаль районы бюджетыннан алына торган дотацияләрне 2025 елда 14247,1 мең сум, 2026 елда 4865,1 мең сум, 2027 елда 2428,0 мең сум күләмендә расларга.
7 статья
Юридик затларга (муниципаль учреждениеләргә субсидияләрдән тыш), индивидуаль эшкуарларга, физик затларга - товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә субсидияләр Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бирелә.
8 статья
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарә органнарына 2025 елда Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә.
9 статья
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Зәй районы буенча территориаль бүлеге төзелгән килешүләр нигезендә Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне башкара.
10 статья
2025 елның 1 гыйнварына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре исеменнән төзелгән товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә 2024 елда шушы муниципаль контрактлар шартлары нигезендә түләнергә тиешле муниципаль контрактларга түләүгә файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренең калган суммасыннан артмаган күләмдә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты акчаларының калган өлешләре, 2025 елда Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта күрсәтелгән максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.
Әлеге карарны «Яңа Зәй» һәм «Зәй офыклары» газеталарында, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.RU.) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://zainsk.tatarstan.ru/ бастырып чыгарырга.
12 статья
Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Совет рәисе Р.Г.Кәримов