«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2024 елның 30 июлендәге 166 номерлы карары белән расланган Зәй шәһәре чикләрендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының
2024 елның 18 октябрендәге 173 номерлы карары
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе Һава кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 8 августындагы 289-ФЗ номерлы федераль законнарга таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2024 елның 30 июлендәге 166 номерлы карары белән расланган Зәй шәһәре чикләрендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 14.3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«14.3 планнан тыш күчмә тикшерү прокуратура органнары белән килештереп кенә уздырылырга мөмкин, моңа 248 - ФЗ номерлы Федераль законның 1 өлешендәге 3-6 пунктлары, 57 статьясындагы 3 өлеше һәм 66 статьясындагы 12 һәм 12.1 өлешләре нигезендә тикшерү уздыру очраклары керми.»;
1.2. 15.3 пунктта «1 өлешенең 3 - 6 пунктларында» сүзләреннән соң «, 3 өлешендә»сүзләрен өстәргә.;
1.3. 15.8 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«15.8. Рейд тикшерүе прокуратура органнары белән килештереп кенә уздырылырга мөмкин, моңа 248 - ФЗ номерлы Федераль законның 57 статьясындагы 1 өлешенең 3-6 пунктлары һәм 66 статьясындагы 12 һәм 12.1 өлешләре нигезендә үткәрелгән очраклар керми.».
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының җир мәсьәләләре, Экология һәм ТКХ буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет рәисе Р.Г. Кәримов