«Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2024 елның 18 октябрендәге 170 номерлы карары

 «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советының 2024 елның 18 октябрендәге 170  номерлы карары

 

 

 

Россия Федерациясе Салым кодексының 32 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

 

1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 182 номерлы «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә (карарлар редакциясендә: 30.09.2015 ел, №10, 15.11.2018 ел, №128, 27.08.2020 ел, №191) кертергә:

1) 2 пунктка түбәндәге эчтәлекле 6 пунктча өстәргә:

6) гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артыграк булган административ-эшлекле үзәкләргә һәм сәүдә үзәкләренә (комплексларына) һәм алардагы Россия Федерациясе Салым кодексының 378.2 статьясы нигезендә билгеләнә торган исемлеккә кертелгән урыннарга карата 1,2 процент.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар 2025 елның 1 гыйнварыннан, әмма рәсми басылып чыккан көненнән кимендә бер ай узгач үз көченә керә һәм 2025-2027 елларның салым чорларына гамәлдә була.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Совет рәисе                                                                                  Р.Г. Кәримов

pdf
Скачать текст
PDF, 347.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International