Решение Совета города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан № 108 от 05.12.2022г. "2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында"

Решение Совета города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан № 108 от 05.12.2022г.

 

 

2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында

 

      

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы    

 

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1 статья    

1. 2023 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 165014,9 мең сум итеп;

2) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 165014,9 мең сум итеп;

3) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын 0 мең сум күләмендә.

2. 2024 елга һәм 2025 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 2024 елга 168165,6 мең сум һәм 2025 елга 169349,3 мең сум итеп;

2) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2024 елга 168165,6 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 4204,2 мең сум итеп, 2025 елга 169349,3 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 8467,5 мең сум итеп;

3) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын 2024 елга 0 мең сум, 2025 елга 0 мең сум күләмендә.

 

3. 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 кушымта нигезендә расларга.

 

2 статья

1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2024 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2025 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.

3. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2026 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга;

 

3 статья

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетында 2023 елга, 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

1. 2023 елга, 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 3 кушымта нигезендә расларга.

2. 2023 елга, 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 4 кушымта нигезендә расларга.

3. Гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2023 елга 0 мең сум, 2024 елга 0 мең сум, 2025 елга 0 мең сум күләмендә расларга.

 

5 статья

1. Вәкаләтләр өлешен гамәлгә ашыру буенча төзелгән килешүләр нигезендә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетыннан Зәй муниципаль районы бюджетына җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләре күләмен түбәндәгеләргә расларга:

- күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга 2023 елда 15984,0 мең сум, 2024 елга 15984,0 мең сум, 2025 елга 15984,0 мең сум итеп;

- Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә яшәүчеләрне мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ял итү өчен шартлар тудыру буенча 2023 елга 68840,0 мең сум, 2024 елга 70515,7 мең сум, 2025 елга 70515,7 мең сум күләмендә;

 

2. 2023-2025 елларда әлеге статьяда каралган бюджетара трансфертларны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетыннан Зәй муниципаль районы бюджетына күчерү ай саен, тигез өлешләр белән гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.

 

 6 статья

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетында җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Зәй муниципаль районы бюджетыннан алына торган дотацияләрне 2023 елда – 11647,4 мең сум, 2024 елда – 11634,3 мең сум, 2025 елда 9299,2 мең сум күләмендә расларга.

 

7 статья

Юридик затларга (муниципаль учреждениеләргә субсидияләрдән тыш), шәхси эшмәкәрләргә, физик затлар - товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә субсидияләр Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бирелә.

 

8 статья

Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре җирле үзидарә органнарына 2023 елда Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре җирле үзидарә органнары һәм Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә.

 

 

9 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты территориаль бүлеге, төзелгән килешүләр нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне башкара.

 

10 статья

Муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2022 елда түләнергә тиешле товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өчен Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре суммасыннан артмый торган күләмдә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының 2023 елның 1 гыйнварына калган акчалары 2023 елда, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты тарафыннан тиешле карар кабул ителгән очракта, күрсәтелгән максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.

 

 

 

11статья

Әлеге карарны “Новый Зай”, “Зәй офыклары” газеталарында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында (http//zainsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.

 

12 статья

Әлеге карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                          Р.Г.Кәримов                                                              

doc
Скачать текст
DOC, 55.5 Кб

Приложения:
xls
Приложения к Решению Совета города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан № 108 от 05.12.2022г. "2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында"
XLS,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International