Совет города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан Решение № 102 от 18.11.2022 «Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручыЗәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарәсе депутатлары, сайланулы вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләрехезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

Совет города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решение № 102 от 18.11.2022

 

«Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручыЗәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарәсе депутатлары, сайланулы вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләрехезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә хакында» Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон, Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, «Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең, рәис урынбасарының, аудиторларының һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында» 2018 елның 28 мартындагы № 182 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 17 сентябрендәге 1015 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

  1. «ҮзвәкаләтләрендаиминигездәбашкаручыЗәймуниципаль районы Зәйшәһәреҗирлеүзидарәседепутатлары, сайланулывазыйфаизатлары, муниципальхезмәткәрләрехезмәтенәтүләүтәртибеһәмшартларытурынданигезләмәхакында»Зәймуниципаль районы ЗәйшәһәреСоветының 2018 елның 13 апрелендәге 104 номерлыкарарына(Зәймуниципаль районы Зәй шәһәреСоветының2020 елның 27 августындагы 192, 2021 елның 27 декабрендәге 79, 2022 елның 29сентябрендәге234номерлыкарарларынигезендәкертелгәнүзгәрешләрбелән) түбәндәгеүзгәрешләрне кертергә:
    1. Күрсәтелгән карар белән расланган үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарәсе депутатлары, сайланулы вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләре хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәдә:

2.1 пунктның 2 пунктчасында «(катлаулылык, киеренкелек, хезмәттә югары казанышлар, махсус эш режимы)» сүзләрен төшереп калдырырга;

2.2 пунктта «11958 сум» сүзләрен «12688 сум» сүзләренә алмаштырырга;

         2.5 пунктта (катлаулылык, киеренкелек, хезмәттә югары казанышлар, махсус эш режимы)» сүзләрен төшереп калдырырга;

         2.6 пунктта «бер проценты»сүзләрен «18 проценты«сүзләре белән алмаштырырга, «вазыйфаи оклад» сүзләреннән соң», җирле үзидарә органнары структурасын җирле үзидарә органнары структурасы стандартларын кертүгә бәйле рәвештә үзгәртеп корганда муниципаль хезмәткәрне элегрәк биләгән хезмәт оклады азрак булган муниципаль хезмәт вазыйфасына күчергәндә акчалата түләү күләмен исәпләү муниципаль хезмәткәрнең акчалата түләү күләмен элек ул биләгән вазыйфа буенча акча күләменә җиткерүне тәэмин итеп, башкарыла» сүзләрен өстәргә;

2.10 пунктның 1 пунктында«7,4-12,2» санын «30»санына алмаштырырга;

         2.10 пунктның 2 пунктчасы икенче абзацында «2,5-3,7» санын «15» санына алмаштырырга;

         2.10 пунктның 2 пунктчасы өченче абзацында «1,3-2,5» санын «10» санына алмаштырырга;

2.11 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.11. Төп хезмәт бурычларына хокукый актларга һәм хокукый актлар проектларына хокукый экспертиза уздыру, хокукый актлар проектларын әзерләү һәм редакцияләү һәм аларны югары юридик белемле юрист яки башкаручы сыйфатында визалаштыру (юридик эш өчен өстәмә) кергән муниципаль хезмәткәрләргә айлык түләүләр җирле үзидарәнең тиешле органы җитәкчесе (эш бирүче яки яллаучы вәкиле) карары нигезендә түбәндә китерелгәннән артмаган күләмнәрдә башкарыла:

         югары муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 8 проценты;

         баш муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 6 проценты;

         әйдәп баручы муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 4 проценты;

         өлкән муниципаль вазыйфалар өчен – вазыйфаи окладның 2 проценты;

2.12 пунктының икенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Нормалаштырылмаган хезмәт көне шартларында эшләгән өчен айлык өстәмә түләү вазыйфаи окладның 2 процентыннан артмаган күләмдә билгеләнә.».

  1. «Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарәсе депутатлары, сайланулы вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләре хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турында» нигезләмәгә 2 кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә (теркәлә).

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә штат расписаниеләренә һәм локаль актларга тиешле үзгәрешләрне кертергә.

4. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

6. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивинага йөкләргә.

 

Совет Рәисе  Р.Г. Кәримов

Караргакушымта

 

 

 

Акчалата түләү күләме

 

 

Вазыйфаның исеме

Акчалататүләүкүләме

(сумнарда)

5 төркем

Муниципальберәмлекбашлыгы

32 007

Муниципальберәмлекбашлыгы урынбасары

28 805

Депутатлар

15 337

Сайланулыҗирлеүзидарәорганнарыәгъзалары

13 036

 

docx
Скачать текст
DOCX, 17.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International