Совет города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан Решение № 101 от 18.11.2022 «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына бюджеты турында» 2021 елның 08 декабрендәге 75 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Совет города Заинска Заинского муниципального района Республики Татарстан

Решение № 101 от 18.11.2022

 

«Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына бюджеты турында» 2021 елның 08 декабрендәге 75 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына бюджеты турында» 2021 елның 08 декабрендәге 75 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына (2022 елның 21 июлендәге 92 номерлы карар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 статьяның 1 пунктында:

а) 1 өлештә «163141,2» санын «170446,0» санына алмаштырырга;

6) 2 өлештә «179011,3» санын «191466,0» санына алмаштырырга;

в) 3 өлештә «15870,1» санын «21020,0» санына алмаштырырга.

1.2. «2022 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 1 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;  

1.3. «2022 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәре» 2 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 2 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.4. «2022 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 3 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 3 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.5. «2022 елга Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлү» 4 кушымтасының 1 таблицасына үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарга 4 кушымта нигезендә редакциядә бәян итәргә;

2. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Совет Рәисе                                                                                    Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 33.0 Кб

Приложения:
xls
"2022 елга һәм 2023 - 2024 еллар план чорына Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында" 2021 елның 08 декабрендәге 75 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында" Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына кушымта" от 18.11.2022 № 101 " " 2022 ел №
XLS,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International