Совет города Заинска Заинского муниципального района
Республики Татарстан
Керемнәр, мөлкәтһәммөлкәтихарактердагыйөкләмәләртурындабелешмәләрбирүхакындаЗәймуниципаль районы Зәй шәһәреСоветыныңаерымкарарларынаүзгәрешләркертүтурында
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 01 апрелендәге 90-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатында, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставына таянып, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы
карар итте:
1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 елның 14 ноябрендәге 187 номерлы карары белән расланган (Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2021 елның 09 июлендәге 59 номерлы карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында, шулай ук «Зәй муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру турында нигезләмәгә, 6 пунктның «в» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:
"в) хисап чорына (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) җир кишәрлеге, башка күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (җыелма) капиталларында катнашу өлеше, пайлар), цифрлы финанс активлары, санлы валюта сатып алу буенча һәр алыш-биреш буенча үз чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) соңгы өч ел эчендә гомуми кеременнән артып китсә, алыш-биреш ясалган акчаларны алу чыганаклары турында белешмәләр.»;
2.Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 13 апрелендәге 108 номерлы карары белән расланган (Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2021 елның 09 июлендәге 59 номерлы карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны, муниципаль хезмәт вазыйфасын һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында «Интернет» челтәрендәге Зәй муниципаль районының рәсми сайтында мәгълүмат урнаштыру һәм әлеге мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турында нигезләмәгә, 3 пунктның «г» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:
«г) җир кишәрлеген, күчемсез мөлкәтнең бүтән объектын, транспорт чарасын, кыйммәтле кәгазьләрне (оешмаларның устав (җыелма) капиталларында катнашу өлеше), санлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча алыш-бирешләр акчаларының гомуми суммасы муниципаль вазыйфаны биләүче затның һәм аның хатынының (иренең) соңгы өч ел эчендә гомуми кеременнән артып китсә, һәм алыш-биреш башкаруга кадәрге өч ел эчендә акча алу чыганаклары турында белешмәләр.».
3. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы Рәисе урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов