«Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджет процессы турында нигезләмәне раслау хакында» 2013 елның 22 ноябрендәге 136 номерлы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.2021 елның 09 июль 57 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карары

2021 елның 09 июль 57 номерлы Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карары

 

«Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджет процессы турында нигезләмәне раслау хакында» 2013 елның 22 ноябрендәге 136 номерлы

Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

        Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы

КАРАР ИТТЕ:

1. «Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджет процессы турында нигезләмәне раслау хакында»2013 елның 22 ноябрендәге 136 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарына (2015 елның 18 мартындагы 196 номерлы, 2018 елның 11 маендагы 116 номерлы, 2019 елның 14 октябрендәге 164 номерлы карарлар нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 9 бүлекнең 2 нче абзацы үз көчен югалткан дип танырга;

1.2. 14 бүлекнең 16 абзацында «акчаларны исәпкә алу» сүзләрен «җирле» сүзенә алмаштырырга;

1.3. 20 бүлекнең 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Шәһәр Советының җирле бюджет керемнәренең гомуми күләмен үзгәртүгә китерә торган һәм чираттагы финанс елына (чираттагы финанс елына һәм план чорына) бюджет турында карар проекты кертелгәннән соң кабул ителгән шәһәр Советының муниципаль хокукый актлары нигезләмәләре агымдагы финанс елына һәм план чорына бюджетка үзгәрешләр керткәндә чираттагы финанс елында, агымдагы финанс елына һәм план чорына, агымдагы финанс елы күрсәткечләре өлешендә исәпкә алына.";

1.4. 35 бүлекнең 5 абзацында «касса» сүзен «казначы» сүзенә алмаштырырга.

2. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы оештыру бүлегенә карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.ТАТАRSTAN.RU), Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. 4.  Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4.    Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Совет Рәисе                                                               Р.Г.Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 32.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International