Решение Совета города Заинска
№ 23 от 04.12.2020
2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына
Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре бюджеты турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
1 статья
1. 2021 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 150357,9 мең сум итеп;
2) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 150357,9 мең сум итеп;
3) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын 0 мең сум күләмендә.
2. 2022 елга һәм 2023 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 2022 елга 154356,9 мең сум һәм 2023 елга 155129,6 мең сум итеп;
2) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2022 елга 154356,9 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 4013,3 мең сум итеп, 2023 елга 155129,6 мең сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 7911,6 мең сум итеп;
3) Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын 2022 елга 0 мең сум, 2023 елга 0 мең сум күләмендә.
3. 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 кушымта нигезендә расларга.
2 статья
1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2020 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2023 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга.
3. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2024 елның 1 гыйнварына муниципаль эчке бурычының югары чиген 0 мең сум, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 мең сум күләмендә расларга;
3 статья
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетында 2021 елга, 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразлана торган күләмнәрен әлеге карарга 2 кушымта нигезендә исәпкә алырга.
4 статья
1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 3 кушымта нигезендә расларга.
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 4 кушымта нигезендә расларга.
5 статья
1. 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасын әлеге карарга 5 кушымта нигезендә расларга.
2. 2021 елга һәм 2022 - 2023 еллар план чорына Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне әлеге карарга 6 кушымта нигезендә расларга.
3. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының халык алдында норматив йөкләмәләрне үтәү өчен бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2021 елга 0 мең сум, 2022 елга 0 мең сум, 2023 елга 0 мең сум итеп расларга.
6 статья
1. Вәкаләтләр өлешен гамәлгә ашыру буенча төзелгән килешүләр нигезендә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетыннан Зәй муниципаль районы бюджетына җибәрелә торган бюджет ассигнованиеләре күләмен түбәндәгеләргә расларга:
- күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга 2021 елда 15984,0 мең сум, 2022 елга 15984,0 мең сум, 2023 елга 15984,0 мең сум итеп;
- Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә яшәүчеләрне мәдәният учреждениеләре хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ял итү өчен шартлар тудыру буенча 2021 елга 62558,2 мең сум, 2022 елга 65709,6 мең сум, 2023 елга 65480,6 мең сум күләмендә;
2. 2021-2023 елларда әлеге статьяда каралган бюджетара трансфертларны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетыннан Зәй муниципаль районы бюджетына күчерү ай саен, тигез өлешләр белән гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.
7 статья
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетында җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Зәй муниципаль районы бюджетыннан алына торган дотацияләрне 2021 елда - 7848,9 мең сум, 2022 елда - 6663,8 мең сум, 2023 елда 2103,5 мең сум күләмендә расларга.
8 статья
Юридик затларга (муниципаль учреждениеләргә субсидияләрдән тыш), шәхси эшмәкәрләргә, физик затлар - товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә субсидияләр Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бирелә.
9 статья
Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре җирле үзидарә органнарына 2021 елда Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре җирле үзидарә органнары һәм Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләренең санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә.
10 статья
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык органнары, төзелгән килешү нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне башкара.
11 статья
Муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2020 елда түләнергә тиешле товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү өчен Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре исеменнән төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре суммасыннан артмый торган күләмдә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджетының 2021 елның 1 гыйнварына калган акчалары 2021 елда, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башкарма комитеты тарафыннан тиешле карар кабул ителгән очракта, күрсәтелгән максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.
12 статья
Әлеге карарны “Новый Зай”, “Зәй офыклары” газеталарында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http//zainsk.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырырга.
13 статья
Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов