«Җир салымы турында» 2014 елның 14 ноябрендәге 183 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында»2020 елның 2020 елның 11 ноябрендәге 17 номерлы Татарстан Республикасы Зәй шәһәре Советы карары
«Җир салымы турында» 2014 елның 14 ноябрендәге 183 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында»
Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, шулай ук Зәй шәһәре Уставының 32 статьясына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы
КАРАР ИТТЕ:
- «Җир салымы турында» 2014 елның 14 ноябрендәге 183 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы карарына (2015 елның 29 апрелендәге 203 номерлы, 2015 елның 30 сентябрендәге 11 номерлы, 2015 елның 17 ноябрендәге 23 номерлы, 2016 елның 14 гыйнварындагы 34 номерлы, 2016 елның 20 октябрендәге 52 номерлы, 2017 елның 09 мартындагы 73 номерлы, 2017 елның 13 апрелендәге 76 номерлы, 2017 елның 12 октябрендәге 85 номерлы, 2018 елның 27 сентябрендәге 120 номерлы, 2018 елның 19 декабрендәге 137 номерлы, 2019 елның 30 декабрендәге 174 номерлы карарлар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- 3 пунктта 3.2 пунктчасы үз көчен югалткан дип танырга;
- 4 пунктны түбәндәге эчтәлекле 4.2.5 пунктчасы белән тулыландырырга:
«4.2.5. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре» муниципаль берәмлеге җирле үзидарәсенең башкарма-боеру органы - алар белән чикләнмәгән затлар даирәсе тоткарлыксыз файдалана торган гомуми файдаланудагы җир кишәрлекләренә карата;
- 4 пунктта 4.3.9 пунктчасы үз көчен югалткан дип танырга;
- 7 пунктны үз көчен югалткан дип танырга.
- Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, әлеге карар белән үз көченә керүнең башка сроклары билгеләнгән пунктлардан тыш.
- Әлеге карарның 1 пунктының 1.1., 1.3., 1.4. пунктчалары 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
4. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй шәһәре Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г.Кәримов
doc
Скачать текст
DOC, 46.0 Кб