Җирле салымнар буенча пенялар һәм штрафлар буенча недоимканы һәм бурычны түләтүгә ышанычсыз дип тануның өстәмә нигезләре турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 59 статьясы 3 пункты нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Советы
КАРАР ИТТЕ:
- 3 елдан артык бурыч барлыкка килү датасы белән вафат булган физик затлар яисә Россия Федерациясенең граждан-процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә вафат булган дип игълан ителгән затларның җир салымы һәм мөлкәткә салым буенча;
- варислар мираска хокуктан баш тарткан, варислар булмаган яки мирас ачылган көннән бер ел дәвамында мирас кабул ителмәгән очракта, вафат булган яки вафат булган дип игълан ителгән затларның җир салымы һәм мөлкәткә салым буенча.
2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.
3. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
|
|
|
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов