«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында нигезләмә хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 268-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре Уставына таянып, Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы
КАРАР ИТТЕ:
1. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында нигезләмә хакында» 2014 елның 14 ноябрендәге 185 номерлы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәнең 35 статьясы 4 пунктына, түбәндәге редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:
«4) муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен алып бару (булган очракта), муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт узган чорда хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне формалаштыру һәм күрсәтелгән белешмәләрне мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларында саклау өчен тапшыру;».
2. Зәй муниципаль районының Зәй шәһәр Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.
Совет Рәисе Р.Г. Кәримов