ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районы җитәкчесе район-шәһәрдә баручы төзелеш объектларында булып, эш барышы белән танышып, андагы проблемаларны урында хәл итте, эшне үз вакытында, сыйфатлы башкару бурычын куйды.
2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Шавалеева Альбина Рафаил кызы Зәй муниципаль районында булып китте
29 апрель көнне яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова язгы чәчүгә беренчеләрдән булып керешкән яшь механизаторларга вымпел тапшырды. Ул “Зәй шикәр” агрофирмасының “Маяк” һәм “Сәвәләй” бүлекләрендә булып аларның эшләре белән танышты һәм аларга уңышлар теләде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәп укучылары һәм укытучылар үзәк хастаханәдә булып авыру ветераннарга чәчәкләр букеты тапшырдылар.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Имәнлебаш һәм Аксар авылларында килгән кунакларны һәм авыл халкын татар гаиләлерендә әни тәрбиясендә туган баланы карау йоласын күрсәттеләр. Кунаклар ролендә район мәдәният хезмәткәрләре һәм “Сөембикә” җурналы баш редактор урынбасары Гөлнур Сафиуллина, директор урынбасары Рәмзия Кашапова булдылар.
Авыл хезмәтчәннәренә кызу эш көннәре башланды. Районның барлык хуңалыкларында язгы культураларны чәчүгә керештеләр. Бүгенгесе көндә 660 гектар күләмендә арпа чәчелгән.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
27 апрель көнне тасманы 2 мәктәп волонтерлары өләште. 100 тасма 30 минут эчендә таралды. Волонтерлар тасманы ипләп кенә үтеп баручыларның түшенә кадады һәм Бөек җиңү көне белән котлады.
27 апрель көнне шәһәр мәдәният йортында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 129 яшенә багышланган “Туган көн” бәйрәме үтте. Чара китапханә хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты белән бергә 5 мәктәп укучылары өчен үткәрелде.
Чиаттагы ял көнендә “Энергетик” мәдәният сараенда чыннан да иҗат остаханәсе ачылды. 10 талантлы хатын-кызларыбыз бердәм булып килүчеләр өчен мастер-класс оештырдылар. Аларның җитәкчесе милли-мәдәният үзәге директоры Роза Гатауллина.
25 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә йөзү буенча “Дельфин” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призына ярышлар үтте.Ул Белоруссия фронты сугышчыларының Пиллау крепостен алуга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International