ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2015 ел
шимбә
Зәйдә бүгенге көндә сөт җитештерүдә иң югары күрсәткеч “Зәй шикәре” агрофирмасында. Анда бер сыерга тәүлеклек савым 17,1 килограмм тәшкил итә. “Зәй” агрофирмасында бер сыерга 14 килограмм сөт савалар, көн саен 29 тонна сөт тапшыралар. Район буенча тәүлеклек савым – 75 тонна.
Зәйдә күпкатлы йортларны төзекләндерү программасы уңышлы эшли. Быел программа нигезендә 14 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Моның өчен 42 миллион сум акча каралган. Ремонт эшләренә килгәндә, 7 йортның түбәсе ябылачак, 6 йортта – подъездлар, 7сендә фасад ремонтланачак. Шулай ук 9 йортта - салкын су системасын, 7 йортта электр челтәрен алмаштыру каралган.
“Энергетик” мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә булды.
Ак халатлы хезмәткәрләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримов үзенең котлауларын җиткерде һәм рәхмәт хатлары белән озак вакыт тугрылыклы хезмәт күрсәткән табибларны бүләкләде.

19
июнь, 2015 ел
җомга
Зәй районында күпьеллык үләмнәрне беренче кат чабып алып печән әзерләү, сенаж салу тулы куәткә бара. Бүгенге көнгә 3900 тонна печән әзерләнгән, 21500 тонна сенаж салынган. Бу – бер шартлы терлеккә 5,9 центнер азык дигән сүз. Быел барлыгы 67 мең тонна азык әзерләү планлаштырыла
Зәйнең үзәк мәчетенә Турциядән көръән-хафиз Сәйфетдин Алтдинкайнак килде. Ул мөселманнарның изге рамазан аенда коръән сүрәләрен өйрәтү, дөрес итеп уку һәм имамнарга булышу өчен Мөселман диния назәрәтеннән җибәрелгән. Шулай ук төрек кунагы тәрәвих намазларын укый һәм укырга өйрәтә.
«2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү» программасына керү өчен сайлап алу туры узды. Әлеге конкурска Зәйдән өч крестьян-фермер хуҗалыгы үз программаларын тәкъдим иткән иде, Урта Пәнәчедән Альберт Шакиров проекты хупланды.
Зәйлеләрнең яратып йөри торган ял паркында якшәмбе көннәрдә (кичен) ачык сәхнәдә предприятие, оешма, учреждениеләр концертлары быел да 24 майда ук матур гына башланып, дәвам итә. Биредә инде балалар музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат йорты, политехник колледж үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иске Зәй бистәсендә район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “Чәй көне” үтте. Чәй иң тәмле эчемлек буларак үзенең файдалы үзенчәлеген дә югалтмый. Дөньяның төрле почмагында аны куллану матур традицияләргә әйләнеп бара.
Районда чүп-үләнгә, корткычларга һәм авыруларга каршы чәчүлек мәйданнарын эшкәртү үткәрелә. 18 июньгә уҗым мәйданнарының: 64,8 мең гектары чүп-үләнгә каршы, 20,1 гектар корткычларга каршы, 18,0 мең гектар авыруларга каршы эшкәртелгән.
Казанда байдарка һәм каноэда ишү буенча Татарстан Чемпионаты узды. Ярышларда дүрт команда көч сынашты. Анда Зәйдән 1000 метрга ялгыз ишүдә Андрей Лемесов - көмеш, 200 метр адарада исә алтын медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International