ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга
Район хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Барлыгы районда 71 комбайн.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 1 июленнән исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ирекләреннән мәхрүм итү каралган.Әгәр бу хәл кабатланса, 200-300 мең сум күләмендә шраф яисә кагыйдә бозучыга 1-2 елга кадәр вакыт эчендәге хезмәт хакыннан (бүтән керемнәреннән) түләтү, яисә ике елга ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Кичә Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста җиңүчеләргә бирелә торган грантларны алу өчен сертификат тапшырылды.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Соңгы вакытта авыл хуҗалыгының яшь белгечләрен төрле яклап үстерүгә игътибар тагын да артты. Алар төрле киңәшмәләрдә, республика күләмендә үтүче чараларда актив катнашалар.
Урта гомүми белем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерү республика программасын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән средстволарга шәһәребезнең 1 нче һәм 2 номерлы мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.

30
июнь, 2015 ел
сишәмбе
30 июендә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Терроризмга каршы көрәш ” дигән темага чара үткәрделәр.
Бүгенге көндә районда сөтчелек, мөгезле эре терлек, ат үрчетү, сарыкчылык һәм кошчылык буенча 37 гаилә фермасы эшли.(6 сы төзелеп килә). “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча беренче турда Югары Пәнәче авылы җирлегеннән Альберт Җәмил улы Шакиров, “Башлап җибәрүче фермерларга ярдәм” итү программасы нигезендә Аксар авылы җирлегеннән Равил Рәшит улы Зиннәтовлар грантка ия булдылар.

29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
27-28 июенгә кадәр Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды. Ике көн дәвам иткән ярышларда кыз балалар арасында каршылыклары булган 400 метрлы аралыкка йөгерү буенча Камилә Нуриәхмәтова 1 нче, 400 метрлы аралыкка йөгерү буенча 4 нче урыннарны алды.
Районда малларга азык әзерләү дәвам итә.Барлыгы 7200 тонна печән әзерләнде. Азык-төлек әзерләү агрофирмалар белән беррәттән крестьян хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда да дәвам итә.Авыл хуҗалыкларындагы техникага беркетелгән механизаторлар үз эшләрен нәтиҗәле алып баралар.

26
июнь, 2015 ел
җомга
24 июендә районыбыз делегатлары Лаеш районда үткән “ Идел буенда халыкара кыр көннәре” исемендәге махсуслаштырылган халыкара күргәзмә-форумда катнаштылар. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы-азык төлек министрлыгы җитәкчеләре, Идел буе регионнарыннан делегацияләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International