ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
12 нче ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта Зәй муниципаль районының шәхси керемнәрен үстерү мәсьәләләрен үз эченә алган ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмәгә пенсия фондына, хезмәт хакы түләүгә һәм физик затларның керемнәренә салым салуга бурычлары булган предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде.
Зәйнең 2 нче гомүми урта белем бирү мәктәбе укучысы “Кулланучылар хокукларын яклау “республика олимпиадасы призеры булды. Аны олимпиадага тарих һәи җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Елена Красильникова әзерләде.
Зәйлеләр районда һәр тармак үсешенә биниһая зур өлеш керткән, Зәй һәм аның бистәләрен төзек, саф сулы юллы иткән элекке район башлыгы Ринат Фәрдиевне онытмый. Вакытсыз арабыздан киткән шәхесне искә алу чаралары быел да ул яшәгән Чыбыклы авылында оештырылды. Сармашбаш мәдәният йортында исә “Кеше китә, эзе кала” дип аталган искә алу кичәсе үтте. Сармашлылар авылны юллы иткән Ринат Фәрдиевкә хөрмәтле, аны җылы итеп искә ала. Кичәдә район җитәкчелеге, җәмәгатьлелек вәкилләре, Ринат Фәрдиев белән бергә эшләгән предприятие җитәкчеләре, мәрхүмнең гаиләсе, якыннары катнашты. Чарада Ринат Фәрдивнең район тарихында якты эз калдыруы, галилеге, гадилеге, халыкны, аеруча җир кешесен яратуы, олуг зат булуы кызыл җеп булып сузылып барды.
11 нче ноябрьдә Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 3 сыйныф балалары өчен, китапханәнең уку залында язучы, драматург тәрҗемәче,тәнкыйтьче, редактор,балалар театрына нигез салган Самуила Яковлевич Маршакның (яшәгән еллары 1987-1964) туган көненә багышланган “А дан Я га кадәр күңелле сәяхәт” күргәзмәсе оештырдылар.Мондый күргәзмәләр оештыру балаларда әдәбиятка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияли.Чара да барлыгы 13 кеше катнашты.
1998 елның 24 июенендә үз көченә кергән (№89-ФЗ) 89 нчы номерлы «Производство һәм көнкүреш калдыклары” турында Федераль законның 5-6 статьяларында 2016 елның 1 нче гыйнвареннан булачак үзгәрешләр турында ( http://zainsk.tatarstan.ru/rus/2015-god.htm?pub_id=367903) адресы буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Мирный бистәсе мәдәният йортында “Гитара- яңа өйрәнүчеләр өчен” түгәрәге рамкаларында, барлык теләге булган балалар һәм яшүсмерләрне гитарада уйнарга өйрәттеләр.
«Татмедиа»АҖ “Язылган өчен Ipad” акциясе үткәрә. Акциядә катнашу өчен газетага язылу квитанцияләрегезне 420066, Казан шәһәре,Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча, яисә podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Үзегезнең элемтә телефоныгызны һәм “Акция” дигән тамганы кую да мөһим. Призларны уйнату 2016 елның 12 нче февралендә була.
Бүген 11 ноябрьдә Зәй политехник колледжының ресурс үзәгендә яңа эретеп ябыштыру полигоны эшли башлады. Эшче кадрлар өчен яңа мәйданчыкны муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов тәкъдим итте. Шулай ук, Разиф Кәримов Зәй егет һәм кызларын яңа һөнәргә өйрәтүнең үзенчәлекләре белән танышты,студентлар белән якыннан аралашты, техник хезмәт күрсәтү һәм машина төзәтү лабороториясен һәм электротехник сыйныфның торышын карады.
Бүген,11 нче ноябрьдә, 11 сәгатьтә районыбызда республика бюджеты хисабына җиткерелгән, 140 урынга исәпләнгән “Тылсымлы әкият” яңа балалар бакчасы ачыла.
Бүген 11 ноябрьдә Зәйнең Яшьләр белән эшләү идарәсе базасында отряд җитәкчесе осталыгына өйрәнү буенча беренче дәресләр уза. Курсларны балаларның җәйге ялын оештыруда катнашырга теләк белдерүче мәктәп балалары үтәргә тиеш. Дәресләр отряд җитәкчеләрен теортик һәм практик яктан әзерләүгә нигезләнгән. Яшүсмерләрне отряд белән дөрес аралашырга, коллективны туплап тотарга һәм төрле чара һәм уеннар үткәрергә өйрәтәчәкләр. Курсларга 25 кешене кабул итү планлаштырыла. Уку прграммасы 270 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләрне атнага ике тапкыр, ял көннәрендә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International