ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2015 ел
җомга
Үткән атнада Зәй шаяннар һәм тапкырлар клубы егетләре һәм кызлары Казаннан җиңү белән кайттылар. Алар ХХ нче республика телевизион фестивалендә уңышлы чыгыш ясап премьер-лигасына үттеләр һәм апрель аенда чирек финалга чыгу өчен көрәшәчәкләр.
Аксар китапханәсендә “ Сезнең тормыш – үзе батырлык” –дигән исем астында тыл ветераннары белән очрашу үтте. Китапханә җитәкчесе Зөлфия Бәхтивәлиева очрашуга килүчеләрне китап күргәзмәсенә урнаштырылган сугыш чоры китаплары белән таныштырды. Ветераннар сугыш вакытындагы газаплы чор турында сөйләделәр, фикер алыштылар
Үзәк китапханәсендә Людмила Крылова җитәкчелегендә “Илһам” түгәрәге эшләп килә. Чираттагы лента белән чигү дәресен Р.А. Солтанова алып барды. Инде онытылып бара торган кулдан эшләнгән эшләмәләрнең хәзерге вакытта бәясе бик югары

26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә 20 сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган беренче юбилей медальләре тапшырылды. Аларны тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов һәр ветеранның күкрәгенә кадады. Безнең районнан юбилей медальләренә 1494 кеше тәкъдим ителгән. Аларның һәрберсе мөхтәрәм затларыбызга аерым үткәрелгән чараларга чакырылып яисә өйләренә барып хөрмәтләп тапшырылачак.
25 февральдә крестьян – фермер хуҗалыкларының киңәшмәсе үтте. Анда 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2015 елга бурычлар куелды.Бүгенгесе көндә районда 105 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар исәбендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 7 проценты тәшкил итә һәм 9 мең гектар җир исәпләнә.
25 февраль көнне хакимиятнең зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримов, шәһәр прокуроры Р.Р. Кәримов һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре катнашында “ Хезмәт белән тәэмин итүчеләр: аларның хокуклары һәм бурычлары” – дигән исем астында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре өчен семинар үтте.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре әзерләнде. Аны безнең районның мөхтәрәм ветераны Валентина Иванова да алды
Чараларның берсе чемпионның туган авылы Югары Багражда үтте. Федор Петровичның дуслары һәм коллегалары мәктәпне, аның хөрмәтенә ачылган музейны карадылар.

Үзәк китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган ял көне клубы кичәсе үтте. Кичәгә кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар чакырылган иде.
10 тематик мәйданда үтә: “Фән һәм яңалыклар”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Син эшмәкәр!”, “Игелек алымнары”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Информацион ташкын”, “Яшьләр коррупциягә каршы!”, “Киләчәккә старт!”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International