Бүген район башлыгы Разиф Кәримов үзенең гражданлык бурычын үтәргә үзенең тормыш иптәше белән 1 нче урта мәктәптә урнашкан 1451 нче сайлау участогына килде. Участокта тавыш бирү барышы белән шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин танышты.
Разиф Галиевич билгеләп үткәнчә, зәйлеләр гадәттәгечә сайлауларда актив катнашалар һәм уртак киләчәк өчен тавыш бирәләр. Районда 61 сайлау участогы эшли, халык бәйрәмчә тавыш бирергә килә. Сайлаулар өч көн дәвамында — 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр уза, бу барлык теләүчеләргә сайлау участогына баруны уңайлы планлаштырырга мөмкинлек бирә.
Район кураторы Иван Николаевич ил, Республика һәм район язмышы турында кайгыртучы Россиянең теләсә кайсы гражданы өчен сайлауларның әһәмиятен ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Дәүләт Думасы депутатларын сайлыйлар, аларның эшенә киләчәк законнар һәм дәүләт үсеше бәйле.
Участокта бәйрәм рухы хөкем сөрде: сайлаучыларны хуш исле чәй һәм коймак белән каршы алдылар, «Сөмбелә» фольклор ансамбле кунакларны җырлары белән, ә музыка мәктәбе укытучылары инструменталь музыка белән сөендерде. Моннан тыш, туган якны өйрәнү музее уникаль күргәзмә тәкъдим итте, анда шәһәрнең иске өлеше барлыкка килү тарихы күрсәтелде.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров сөйләвенчә, тавыш бирүчеләргә беренче тапкыр бүләкләр тапшырганнар, ә җитди сәбәпләр аркасында килә алмаганнарның өйләренә барып кайтканнар. Ул сайлауларга күпләр гаиләләре һәм балалары белән бергә килә, дип өстәде.
Тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирергә өлгермәгән район халкын 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр сайлау участокларына барырга чакырабыз.