Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә: Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы 2026 елда халыкны табигатьне саклау һәм экологик агарту эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар сериясен тормышка ашыра.
1. "Чиста булачак" экологик хәрәкәтенең республика активистлары мәктәбе республика инструктаж семинары
Уздыру вакыты: 2026 елның 22 сентябре — 4 октябре
Формат: онлайн этап (22–25 сентябрь), көндезге этап (2–4 октябрь)
Мәйданчык: ООК «Байтик»
Катнашучылар яше: 14 тән 35 яшькә кадәр.
2. Педагоглар арасында «Экокультура онлайн» методик эшләр конкурсы
Уздыру вакыты: 2026 елның сентябре — ноябре
Баштагы гаризаларны кабул итү: 1 октябрьгә кадәр, эшләрне кабул итү: 1 ноябрьгә кадәр. Конкурс ПАО «Татнефть» гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.
3. «Татарстанның яшел коды» экология буенча фәнни-тикшеренү эшләренең республика конкурсы
Уздыру вакыты: 2026 елның 8 сентябре — 20 октябре
Гаризалар кампаниясе: 7 октябрьгә кадәр
Көндезге этап (конференция): 7–20 октябрь
Катнашучылар: 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар һәм студентлар.
Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән тормышка ашырыла.
Вакыт, таләпләр һәм теркәлү тәртибе турында тулы мәгълүмат
«Чиста булачак» ТР РЯЭИОның рәсми сайтында «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган: https://budetchisto.tatar/
Элемтә өчен җаваплы зат: Баймяшкина Анна Алексеевна, «Чиста булачак» ТР РЯЭИО җитәкчесе, тел.: 8 (950) 317-71-19