Зәй районы электр челтәрләрендә хезмәт коллективы белән очрашу узды

2026 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Зәй районы электр челтәрләренең актлар залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды.

Район башлыгы Разиф Кәримов җыелучыларны Зәй районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Зәй районы электр челтәрләре башлыгы Олег Лукин предприятиенең 2026 елның I яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм икенче яртыеллыкка бурычлар куйды. Утырышта шулай ук җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов чыгыш ясады.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм үз эшенә тугрылыгы өчен, Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыгы: Гилаев Айрат Харис улына һәм Игнатьев Константин Дмитриевичка бирелде. Бүләкләрне Разиф Кәримов, Ринат Фазылов һәм Олег Лукин тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International