Район мәктәпләрендә республика белем бирү акциясе узды

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген район мәктәпләрендә «Россия – Халыклар йорты» Бөтенроссия этнодиктанты кысаларында «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрендә диктантлар»Республика белем бирү акциясе узды.

Чара Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган һәм бердәмлек елында үткәрелә. Оештыручылар булып милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Рувики» интернет-энциклопедиясе белән берлектә Татарстан Халыклары дуслыгы йорты тора. Акция төрле яшьтәге, һөнәрле һәм милләтле кешеләрне берләштерде.

Диктантның төп үзенчәлеге - аның Россиянең туган телләрендә үтемле булуы. Онлайн-катнашучылар өчен биремнәрнең 21 тел версиясе әзерләнгән. Алар арасында республиканың иң зур этнослары һәм илнең аз санлы төп халыклары: татар, рус, башкорт, якут, чуаш, мари, удмурт, мордва телләре һәм башкалар бар.

Диктант текстлары өчен нигез булып халыклар дуслыгына һәм туганлыгына багышланган күренекле Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән өзекләр тора. Акция күпмилләтле Ватаныбызның уникаль тел байлыгын саклау, бәяләү һәм үстерү мөһимлеген тагын бер кат раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International