"Доверие" ("Ышаныч") ширкәте-Татарстан Республикасында иң яхшысы

2025 елның 1 ноябре, шимбә

ТР Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты»конкурсына йомгак ясалды.

  31 октябрьдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Үзенең кереш сүзендә министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин конкурсның 2007 елдан бирле үткәрелүен искәртте. "Аның максаты-хисап чорында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән торак пунктларны билгеләү. Төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге күрсәткечләр, шул исәптән җирлекнең экологик торышын бәяләү, үз каты көнкүреш калдыклары полигоннары булу, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эшләр уңышлы башкарылган һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән торак пункт җиңүче булып таныла", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

  Конкурс 4 номинация буенча үткәрелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча 15 торак пункт җиңүче һәм призер булып танылды. Алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле дипломнарын һәм акчалата премияләр алдылар.

   «Иң яхшы торак милекчеләре ширкәте» номинациясендә рәис Н.Н. Имаметдинова җитәкчелегендәге Зәйнең «Доверие» ("Ышаныч") торак ширкәте җиңүче дип табылды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International