Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гражданнарны кабул итте

2025 елның 31 октябре, җомга

Бүген эш визиты һәм төбәктә гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәйдә гражданнарны кабул итте. Шәхсән кабул итү хакимият бинасында оештырылды. Кабул итүгә ике граждан килде.  Очрашу барышында  депутатка район халкы үз проблемалары һәм сораулары белән шәхсән мөрәҗәгать итә алды. Аңа беренче булып, хәбәрсез югалган дип саналган хәрби хезмәткәрнең хатыны мөрәҗәгать итте. Ул үз иренең язмышын билгеләү өчен, хәрби госпитальләр һәм медицина учреждениеләреннән хәбәр алуны оештыруда ярдәм сорады.

 «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Людмила Симонова депутатка ясалма Яңа ел чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнары сатып алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

     Айдар Метшин мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, проблемаларның асылына төшенде, икенче мәсьәлә урында хәл ителде, ә махсус хәрби операциядә катнашучысын эзләүдә ярдәм итү мәсьәләсен депутат үзенең шәхси контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International