Бүген «Энергетик» мәдәният йортында авыл хуҗалыгы елына йомгаклар ясадылар һәм тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов, "Элита" Баш нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин ярдәмчесе Ольга Курдюкова, партнерлар, җитештерү комплекслары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары катнашты.
Бәйрәм уңаеннан мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары күргәзмәсе оештырылды.
Бәйрәмгә җыелучыларны беренче булып район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Разиф Гали улы барлык механизаторларга, комбайнчыларга, шикәр кайнатучыларга, фермерларга, белгечләргә, инвесторларга, авыл хуҗалыгы ветераннарына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
- Икмәк үстерү беркайчан да җиңел бирелмәде. Өстәлдәге икмәк-тырыш хезмәт, йокысыз төннәр, катлаулы һава шартларында фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Бүген без бу авырлыкларны җиңеп, 2025 ел уңышына үз өлешләрен керткән авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләргә җыелдык. Бу залда утырган һәркем-районыбызның горурлыгы!- диде Разиф Галиевич.
Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры һәм шәхсән үз исеменнән Фәннур Рәфгать улы чыгыш ясады. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин исеменнән Зәй алдынгыларын Ольга Николаевна котлады.
Кунакларның чыгышлары концерт номерлары һәм производство алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру белән чиратлашып барды.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Рәхмәтов Марсель Хәйдәр улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде;
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән зур өлеше өчен, «Зәй» агрофирмасының «Кадер» җитештерү комплексының әйдәп баручы агрономы Шәяхмәтов Мөнип Нәҗип улына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар эше буенча консультанты Таҗиева Илмира Вәли кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Намуслы хезмәтләре һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен, 4 кеше район башлыгының Мактау грамотасы белән, 3 кеше район башлыгының Рәхмәт хаты белән, 5 кеше Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты «Зәй» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Фәтхуллин Илдус Ильяс улына тапшырылды.
Чара сәхнә осталары: артист Светлана Минеева, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Галимов, «Каприз», «Легенда» хореография коллективлары һәм башка чыгышлар белән дәвам итте.
Авыл хуҗалыгында эшләү, димәк җиргә үз кулларыңның җылысын, кайгыртучанлыгыңны бирү, гомерең һәм талантыңны яшәү мәгънәсенә әверелгән яраткан эшеңә багышлау ул.