Александр Бистәсе авыл җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды. Семинар эшендә шулай ук район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Александр Бистәсе авыл-җирлегенең административ үзәге.
Семинарның пленар өлеше башланганчы авыл җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов авылның иң кызыклы урыннары буйлап экскурсия үткәрде. Җирлек кунаклары Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлен һәм республика программасы буенча һәм үзара салым кысаларында төзекләндерелгән юлларны карадылар, ФАПта, гомуми белем бирү мәктәбендә һәм балалар хәрәкәтләре күргәзмәсе оештырылган китапханәдә, «Александр Невский» храмында, Валетин Шалапаев һәм Валерий Кочетов КФХларында булдылар.
Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов, Александр Бистәсе авыл җирлегендә җирле үзидарә органнарының 2024 елдагы эше һәм 2025 елга бурычлары турында сөйләде. Семинарда катнашучылар шулай ук 2025 елның 9 аенда авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәяне һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турындагы мәгълүматны тыңладылар.
Йомгак ясап, район башлыгы Разиф Гали улы авыл халкына сәламәтлек һәм иминлек теләде, шулай ук авылның мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә бердәмлеккә чакырды.