Районда мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Зәй муниципаль районы буенча җаваплы хезмәткәрләр гомуми белем бирү учреждениеләрендә даими рәвештә профилактик әңгәмәләр үткәрә. Каникуллар алдыннан бу эш тагында көчәя. Белгечләр укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында, шулай ук  юлларда, бозда һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйлиләр.

Төп максат-балаларга әлеге кагыйдәләрне белү һәм үтәү, җаваплылык билгесе булуын җиткерү. Каникул вакытында балаларның иминлеге-ата-аналарның, педагогларның һәм балаларның үзләренең уртак бурычы. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, ышанычлы диалог һәм өлкәннәрнең шәхси үрнәге дә үсеп килүче буынны бәладән саклап калырга ярдәм итәчәк. Онытмагыз: чит балалар булмый, ә аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен безнең һәрберебез җаваплы.

Янгын куркынычсызлыгы: балалар белергә тиеш кагыйдәләр: баланы янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү-күңелсез әңгәмә түгел, ә кирәкле гамәл. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән даими рәвештә түбәндәге кагыйдәләрне кабатларга киңәш итә:

Ут белән уйнамаска. Шырпылар, кабызгычлар һәм җиңел кабынучан сыеклыклар уенчык түгел. Бер генә кечкенә очкын да зур бәлагә китерергә мөмкин, дип аңлатыгыз. Рөхсәтсез электр приборларын кабызмаска. Бу бигрәк тә җылыткычларга, плиткаларга һәм башка куәтле техникага кагыла. Челтәрнең артык йөкләнеш куркынычы турында сөйләгез. Янгын турында хәбәр итәргә курыкмаска. Бала төтен яки ут ачыкланганда аның төп бурычы-кичекмәстән бинадан чыгып, өлкәннәргә хәбәр итү икәнен белергә тиеш. Ашыгыч хезмәт номерын белергә. Бала белән 112 яки 101 номерын өйрәнегез. Ул үзенең адресын һәм фамилиясен төгәл әйтә белергә тиеш.

Янгын сүндерү хезмәтләре мәгълүматлары буенча, барлык янгыннарның 15% ы балаларның ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга. Мондый шаяртуның бәясе — матди зыян гына түгел, ә бәяләп булмый торган кеше тормышы да булырга мөмкин. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International