Зәй районыннан Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча Россия Гран-присында "бронза" яулады

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Магнитогорскта фигуралы шуу буенча Россия Гран-присының беренче этабы узды.

Бронза медальне Аксар авылында туып-үскән Динә Хөснетдинова яулады, ул фигуралы шууда беренче адымнарын Зәй шәһәренең «Яшьлек» спорт мәктәбендә ясады. Аның өчен бу бүләк өлкәннәр дәрәҗәсендә беренче булды, августта ул легендар тренер Этери Тутберидзе төркеменә күчте. Ярышларда Динә фигуралы шууда катлаулылыгы югары булган элементлар кергән, спортчыдан гаять зур көч һәм төгәллек таләп итә торган ике өчле аксель башкарды.

Динә Хөснетдинованы әлеге катлаулы, әмма мавыктыргыч ярышларда җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә аңа кыюлык, максатчанлык һәм зур җиңүләргә ышанычы булуын телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International