Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта 2025-2026 елларның көзге-кышкы чорында район территориясендәге су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Салкыннар башлану һәм тәүлекнең караңгы вакыты арту белән электр челтәренә йөкләнеш сизелерлек зур була, шул сәбәпле күпфатирлы торак йортларда, шәхси секторларда, гаражларда «көнкүреш» янгыннары чыгу куркынычы арта. Янгыннарның төп сәбәпләре булып электр челтәренең авария хәлендә эшләве, кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе, тәмәке тартканда саксызлык, ут эшләрен башкарганда, көнкүреш электр җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, мичләрне яндыру яки мунчаларда газ җиһазларының төзек булмавы тора. Кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык мәсьәләсе дә мөһим булып кала бирә. Боз тору чоры якынаю сәбәпле, су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Күп кенә кешеләр, бозның тиешле ныклыгын көтмичә, тыю билгеләренә һәм күрсәткечләренә карамыйча, нәтиҗәләр турында уйламыйча, ныгымаган бозга чыгалар.

   Утырышта 2025-2026 елларның көзге-кышкы янгын куркынычы чорына әзерлеге турында, Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы урынбасары Хәбибуллин Айдар Тәлгать улы, Сәвәләй авыл җирлеге территориясендә янгыннарны профилактикалау һәм кисәтү эшен оештыру турында авыл җирлеге башлыгы Маклаков Сергей Кузьмич, Поручик авыл җирлеге территориясендә янгыннарны профилактикалау һәм кисәтү эшен оештыру турында, авыл җирлеге башлыгы Хаджаева Илмира Илсур кызы, 2025-2026 еллардагы кышкы чорда Зәй муниципаль районы халкының су объектларында иминлеген тәэмин итү чаралары турында, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Павлова Наталья Геннадьевна чыгыш ясады. Аның йомгаклары буенча, фаҗигаләргә юл куймас өчен, киләсе көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүгә, су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләренә карата таләпләрне аңлату буенча халык белән эш алып бару зарурлыгы турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International