"Наше время - Безнең заман"

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Район Башкарма комитет командасы Әлмәт шәһәрендә “Наше время - Безнең заман” фестиваленең зона этабында катнашты. Безнең команда түбәндәге номинацияләрдә бүләкләр яулады:  хореография - 1 урын; вокаль ансамбль - 1 урын; дан минутлары - 1 урын. Шулай ук,  Вәлиуллина Әлфия Халис кызы җитәкчелегендәге  “Яхшы кәеф” квартеты, “Наше время - Безнен заман” конкурсында (кече формалар) катнашты. Алар «Идел вальсы» классик әсәрен башкардылар һәм «Җиңүгә иҗади эзләнүләр һәм ихтыяр көче өчен» дипломы белән бүләкләнделәр.

    Хәрби һәм патриотик тематикага күп санлы номерлар аерым игътибар җәлеп итте. Бу очраклы түгел - чөнки быел фестиваль Ватанны саклаучы елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Шулай итеп, Башкарма комитет быел тамашачыларны «От винта!» патриотик номеры белән сөендерде. Бу иҗади коллектив “Наше время - Безнен заман” фестивалендә беренче ел гына катнашмый, алар өчен яңадан сәхнәгә чыгу һәм үз осталыгың белән халык белән уртаклашу зур горурлык!

      Безнең катнашучыбыз иҗатларына ярдәм итүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәтле, алар илһамландыра һәм алга хәрәкәт итәргә ярдәм итә. Һәр чыгыш - уртак эш, рухи якын килү һәм патриотик кыйммәтләрнең мөһимлегенә ышаныч нәтиҗәсе ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International