22 октябрьдә Зәйдән хәрбиләргә чираттагы ярдәм йөге озатылды. Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән озата барды. Традиция буенча, зур йөк машиналарын Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршыннан шәһәр һәм район халкы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары хәерле юл теләп, озатып калды.
Район башлыгы Разиф Кәримов, гуманитар йөк туплауга ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Хөрмәтле зәйлеләр! Егетләребезне махсус хәрби операциягә озатканда, без аларга район икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итәргә, предприятие - оешмаларның, бизнес бергәлекләрнең, авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәле эшләвен булдырырга, хәрбиләрнең гаиләләренә системалы ярдәм күрсәтергә һәм солдатларның үзләренә гуманитар ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирдек. Уртак көч белән без бу юлы да хәрбиләребезнең сораулары буенча барлык кирәкле әйберләрне җыя алдык. Гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керткән һәр зәйлегә, предприятие һәм оешма коллективларына рәхмәт белдерәсем килә. Шәһәрнең һәм районның 33 ноктасында маскировка челтәрләре үргән хатын –кызларга аерым рәхмәт. Бу ярдәм егетләребезнең иминлеген сакласын, рухын ныгытсын, якташларыбызга туган як җылысын җиткерсен. Без иминлек ягында, Җиңү безнең кулда булачак!"- диде Разиф Галиевич.
Гуманитар ярдәм составында йөзләгән исемле посылкалар, медикаментлар, дизель генераторлары, ике автомобиль – УАЗ буханка һәм ВАЗ-2109, дрон - квадрокоптерлар, радиостанцияләр, рацияләр, элемтә чаралары, төзелеш материаллары, җылы өс һәм аяк киемнәре, 100 дән артык маскировка челтәре, җылылык саклаучы плащлар, 3 тоннадан артык махсус төзелеш плитәләре бар. Гуманитар ярдәмне район хакимияте иҗтимагый төркем белән бергә җыйды. Егетләргә ярдәм итү теләге бу юлы да йөзләгән зәйлеләрне берләштерде. Шәһәр һәм район халкы, предприятие һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары да читтә калмады. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чираттагы тапкыр солдатларга рәсемнәр һәм ихлас теләкләр белән хатлар юлладылар, “Татмедиа” АҖнең “Зәй-информ” филиалы “Новый Зай” һәм “Зәй офыклары” газеталарының соңгы чыгарылышларын солдатларга туган яктан яхшы хәбәрләр белән әзерләде. Гуманитар ярдәмне төяүдә политехник көллият студентлары зур ярдәм күрсәтте. Йөкне район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә “Зәй җылысы” хәйрия фонды директоры Марат Кыямов, “Сугышчан бердәмлек” Татарстан буенча Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков, бертуган Виталий һәм Семен Софиннар, Рәйхат Габидуллин, Евгений Мартынов озата бардылар. Гуманитар ярдәм машиналары Луганскидан Херсонга кадәр бөтен фронт сызыгы буйлап 1500 километрдан артык юл узган, 13 ноктада хәрбиләр сораулары буенча кирәк-ярак бушатылган. Разиф Гали улы якташларыбыз яшәгән урыннарда булып, барлык зәйлеләрдән аларга Ватанга тугры хезмәт иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, исәнлек-саулык, каһарманлык, ныклык, тизрәк җиңү белән исән-имин кайтуларын теләде. Хәрбиләр зәйлеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдереп, күп сәламнәр юллап калган. Зәй волонтерларына командованиеләр тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылган, алар адресатларга тантаналы төстә биреләчәк.
Разиф Кәримов инициативасы белән Луганск Халык Республикасы чигендәге пунктка Татарстан флагы да урнаштырылган. Хәзер һәр татарстанлы, әлеге урыннан узганда республикабыз символын күреп горурланачак. Флагны Сергей Хватков һәм Марат Кыямов урнаштырганнар.