Зәй муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына мемориал проекты төзүгә конкурс игълан ителде

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Конкурста катнашуга скульпторлар, рәссамнар, проектлаучылар, дизайнерлар, монументалистлар, иҗат берлекләре әгъзалары, профильле уку йортлары студентлары чакырыла. Конкурста аерым осталар да, авторлык коллективлары да, теләсә нинди физик һәм юридик затлар да катнаша ала.

Конкурсны үткәрү нигезе: Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең «махсус хәрби операциядә катнашучыларга, сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннарына мемориал проектын төзүгә ачык конкурс үткәрү турында» 2025 елның 14 октябрендәге 247 номерлы карары.

Конкурс махсус хәрби операция геройлары, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары истәлеген мәңгеләштерү һәм мемориал дизайн-проектының иң яхшы концепциясен эшләү максатыннан игълан ителде. Конкурс 2025 елның 20 октябреннән 2025 елның 09 декабренә кадәр уздырыла. Конкурсны уздыру этаплары: 

 20.10. 2025-01.12. 2025 елга кадәр гаризалар кабул итү;

 02.12.2025 - 08.12. 2025 елга кадәр  гаризаларны карау;

  09.12.2025-конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү.

Конкурс эшләре түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423520, ТР, Зәй районы, Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6, тел. 8855589-90-12, E-mail: zaigorispolkom@yandex.ru.

Конкурста катнашу өчен җибәрелә торган материалларга җентекле таләпләр, мемориал проектын бәяләү критерийлары, конкурска йомгак ясау конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән (Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган). https://zainsk.tatarstan.ru/gorod/documents/postIK.htm?pub_id=4763925

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International